Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япония парламенты премьер-министрга ышаныч белдермәүне карамады


Наото Кан
Наото Кан
Япония парламенты бүгенге утырыш вакытында премьер-министр Наото Канга ышаныч белдермәүне караудан баш тартты. Кичә оппозициядәге өч фирка Канның китүен таләп иткән иде.

Оппозиция Канны 11 марттагы җир тетрәүдән соң “Фукусима” атом электр станциясенә килгән зыянны бетерүдә эшләрне тиз алып бармауда гаепли.

Наото Кан кичә, станциядәге һәм табигать казасыннан килгән зыянны бетергәч, ил кризистан чыккач кына вазифасыннан китәргә әзер икәнне әйткән иде.
XS
SM
MD
LG