Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхмүтовка Политковскаяны үтерүдә гаепләү белдерелде


Рөстәм Мәхмүтов
Рөстәм Мәхмүтов
Русия тикшерү комитеты Рөстәм Мәхмүтовка “Новая газета” журналисты Анна Политковскаяны үтерүдә гаепләү белдерде.

Бүген комитетта, Мәхмүтов җинаятьне тормышка ашыручы булганлыгы турында дәлил җитәрлек, дип белдерелде. Тикшерү әйтүенчә, ул 1990 елларның урталарында Мәскәүдә башка җинаятьләрдә дә катнашкан.

Мәхмүтов сишәмбе көнне Чечняда тоткарланган иде.

Анна Политковская 2006 елның 7 октябрендә үзе яшәгән йортка керештә атып үтерелде. Һөҗүмнең сәбәбе – аның журналист эшчәнлеге булырга тиеш дип фаразлана.
XS
SM
MD
LG