Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев Италиядә Либия проблемын тикшерә


Дмитрий Медведев (с) һәм Сельвио Берлускони
Дмитрий Медведев (с) һәм Сельвио Берлускони
Русия президенты Дмитрий Медведев Либиядәге кризисны сөйләшүләр юлы белән җайга салуның әһәмияткә ия икәнен әйтте. Бу хакта ул Римда Италия премьер-министры Сильвио Берлускони белән очрашудан соң белдерде.

Русия президенты шулай ук әлеге мәсьәлә турында Берлускони һәм АКШ вице-президенты Джо Байден белән дә сөйләшүне дәвам итәчәге турында әйтте.

Русия Либия һәм аның башлыгы Мөәмәр Каддафи белән тыгыз хезмәттәшлектә иде. Март аенда БМО Иминлек шурасында Либиягә Халыкара иминлек көчләре кертүгә рөхсәт бирү мәсьәләсе каралганда да тавыш бирүдән тотылып калган иде.
XS
SM
MD
LG