Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртиядә корал саклагычлар һәлакәтендә зыян күргәннәр 50 кешедән артты


Удмуртиядәге Пугачев авылында корал саклагычларда чыккан янгын һәм шартлаулар нәтиҗәсендә зыян күрүчеләрнең саны 50 кешедән артты. Әлеге сәгатьләргә 25 кеше хастаханәгә салынган.

Удмуртия сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, ике олы яшьтәге кеше әлеге хәлгә тетрәнүдән үлгән дип фаразлана. Алар корал саклагычлар янында яшәгән булган.

Корал саклагычлар тирәсендәге авыллардан барлыгы 28 мең кеше башка урынга күчерелгән. Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы очкычлары һәм боралаклары әлеге урында янгын сүндерә. Бу эшкә берничә робот та җәлеп ителгән.

Русия саклану министрлыгы саклагычларда реактив снарядлар булуны раслый. Алар бетон саклагычларда булганга куркыныч янамый, дип белдерә.
XS
SM
MD
LG