“Век” хәбәренә караганда, яшь Хәмитов Русия хөкүмәте җитәкчесе Владимир Путинның эшчәнлегеннән канәгать түгел. “Мин бу хакта әтиемә әйтмәдем. Аның үз юлы, минем үз юлым. Мин әтиемә бәйле түгелмен, ләкин аның Башкортстандагы эшчәнлеген хуплыйм”, дип тә белдергән ул.
Әлеге хәбәр мәгълүмат чаралары аша таратылып, төрле комментарийлар бирелә башлагач, Камил Хәмитовның ул сүзләрне әйтмәве турында хәбәр булды. Ул бу хакта “Регнум” мәгълүмат агентлыгына биргән әңгәмәсендә әйткән. Анда ул Путинга каршы мөрәҗәгатьне имзалау түгел, хәтта күргәне дә булмавын ирештергән.
Камил Хәмитов бу мәгълүмат сугышы артында Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов тора дигән сүзләрнең дә авторы булмавын әйткән. “Мин сәясәтче түгел. Ул эшләргә кысылмыйм. Әтием дә элекке җитәкчелек турында тәнкыйть белдерү белән шөгыльләнү урынына икътисад турында уйлау мөһимрәк дип исәпли”, дип тә ирештергән.
Кайбер бәйсез хәбәрдарлык чаралары Рәхимов-Хәмитов арасындагы каршылыклар атларга бәйле дип ирештерә. Аңа караганда, “Мортаза Рәхимов президент булган чорда чит илләрдән бик кыйммәтле хакларга чабыш атлары, аларны йөртү өчен машиналар сатып алган. Ул атлар казна исәбенә Уфаның “Акбузат” ипподромында тотылган. Инде килеп, ул атлар казна исәбенә каралмый башлагач, Рәхимов һәм Хәмитов арасында каршылыклар чыккан”, дип Life News сәхифәсе хәбәр итте.
Мортаза Рәхимов җитәкчелек иткән “Урал” фонды сүзчесе Владимир Савичев бу хәбәрләрне кире кагып, Мортаза Рәхимовның беркайчан да атлар белән кызыксынмавын ирештерде.
Атлар үрчетү белән шөгыльләнгән танылган фермер Хәсән Идиятуллин исә Мортаза Рәхимов президент булган чорда бик кыйммәт хакларга чит илләрдән атлар сатып алуын, үзенә дә берничә ат бүләк итүләрен ирештерде. Аның сүзләренчә, атларның берничәсен ул туган районына бүләк иткән, берничәсе һаман да булса “Акбузат” ипподромында тотыла.