Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөньяда экология көне билгеләнә


5 июнь тир-якны саклау көне билгеләнә. Дөньяның төрле илләрендә бүген яңа экологик ел башлана. Бу көнне төрле илләрнең тирә-як мөхитенә бәя бирелә.

Узган ел азагында Русиянең кыргый табигать фонды хисабында, Русия президенты һәм хөкүмәтенең табигатьне саклауга кагылган 67 күрсәтмәсенең алтысы гына үтәлгән, диелгән иде.

“Президент Фән һәм Мәгариф министрлыгына мәктәпләрдә яңадан экология дәресен кертергә кушкан иде. Көз җиткәч министрлык “кирәген күрмибез” дип бу күрсәтмәне үтәүдән баш тартты,” диде фонд башлыгы Игорь Честин.

Русиянең “яшелләр” хәрәкәте дәүләтне экология проблемаларын хәл итмәүдә генә түгел, ә тирә-якны кайгырткан иҗтимагый оешмаларга киртә салуда гаепли.

Дәүләт идарәсенең көтелмәгәндә чыккан фаҗигаларга әзер булмавы урман һәм тыюлыклар янгыннарында күренде, диде Кыргый табигатьне саклау үзәге башлыгы Алексей Зименко.

“Мисал өчен тыюлык яна. Янгын сүндерүчеләр министрлыктан акча сорады. Министрлык тиз генә акчаны күчерде. Әмма акча хисапка кич килде. Янгынны сүндерүчеләр кичен акчаны алып булмый, боралакларга бензин сала алмыйбыз, ди. Алар икенче көнгә кадәр көтә, шулай итеп бер-ике көн үтә, тыюлык яна. Мондый хәлдә урман янгыннарын сүндерү турында сүз дә була алмый,” ди Зименко.

Быел “яшелләр” хәрәкәте Русиядә сайлауларга әзерлек башлануы сәбәпле табигатьне саклау темасының сәяси мәсьәләгә әйләнәчәген фаразлый.
XS
SM
MD
LG