Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һөҗүмдә яраланган Йәмән президенты Сөгуд Гарәбстанында дәваланачак


Йәмән президенты Али Абдулла Салих Сөгуд Гарәбстанына килгән, дигән хәбәрләр бар.

Җомга көнне Йәмән башкаласы Санада президент сараена булган ракета һөҗүмендә президент, премьер-министр һәм тагын берничә югары рәсми вәкил яраланган, дип хәбәр ителгән иде. Абдулла Салих Сөгүд Гарәпстанына дәваланыр өчен килгән, дип фаразлана.

Йәмәннең тагын алты югары рәсмиенең Сөгүд Гарәпстанда дәваланганы мәгълүм.

Сананаң Тәхрир мәйданында президентның илдән китүен бәйрәм иткән оппозиция урам җыены уздырды.
XS
SM
MD
LG