Accessibility links

Кайнар хәбәр

E.coli бактериясе чыганагын эзләү Германиянең төньягындагы бер фермага китергән


22 кешенең үлеменә китергән E.coli бактериясе чыганагы Германиянең төньягындагы бер фермада табылганга охшый.

Шыттырылган фасоль җитештерүче бу ферма Гамбургтан бераз көньяктарак урнашкан.

Авыруларның күпчелеге нәкъ шул шәһәрдә яши.

Германиядә E.coli бактериясеннән авыручылар саны ике меңнән артып китте.

Белгечләр хәзер бу фермада үстерелгән яшелчәләрне лабороторияләрдә тикшерә. Ферма вакытлыча ябылган.
XS
SM
MD
LG