Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия һәм НАТО уртак хәрби күнегүләр башлады


Русия һәм НАТО террорчылыкка каршы уртак хәрби күнегүләр башлады.

Күнегүләрнең максаты террорчылар юлчылык очкычларын үз кулларына алган очракта чаралар күрергә өйрәнү диелә.

НАТО белдерүенчә, Польша һәм Кара диңгез күгендә биш көн дәвам итәчәк күнегүләрдә Русия, Польша һәм Төркия хәрби очучылары катнаша.

Русия һәм НАТО очкычлары террорчылыкка каршы уртак күнегүләрдә беренче мәртәбә бергәләп катнаша.

НАТО бу күнегүләрнең үзара ышанычны арттырачагына өметләнүен белдерде.
XS
SM
MD
LG