Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран Кызыл диңгезгә су асты көймәләрен җибәргән


Иран Кызыл диңгезгә үзенең берничә су асты көймәсен җибәргән. Бу турыда Иранның Фарс рәсми хәбәр агентлыгы хәбәр итә.

Су асты көймәләрен Аден култыгындагы пиратларга каршы чарада катнашучы Иран кораблары озата бара диелә.

Ул кораблар Кызыл диңгезгә берничә көн элек кергән иде.

Су асты көймәләренең саны һәм аларда нинди кораллар булуы әйтелми.
XS
SM
MD
LG