Accessibility links

Кайнар хәбәр

Молдова сайлауларында коммунистлар алда бара


Молдовада якшәмбе көнне үткән җирле сайлауларның тәгаен нәтиҗәсе игълан ителде.

Үзәк сайлау комиссиясе белдерүенчә, район һәм муниципаль шураларга сайлауларда күпчелек тавышларны оппозициядәге Коммунистлар фиркасе җыйган.

Кишинев мэры сайлавында намзәләрнең берсе дә бирелгән тавышларның зарур булган 50 процентын җыя алмады.

Коммунистлар вәкиле Игорь Додон 48 проценттан бераз артыграк, Либерал фирка намзәте Дорин Киртоакэ 46 ярым процент тавыш җыйды.

Кишинев муниципаль шурасындагы 51 урынның 26-сын коммунистлар алачак.
XS
SM
MD
LG