Accessibility links

Каһирәдә Русия һәм Либия хакимияте вәкилләре очрашты


Русия президентының махсус вәкиле Михаил Маргелов Мисыр башкаласы Каһирәдә Либия җитәкчесе Мөәммәр Каддафиның туганнан туганы Әхмәт Каддафи әд-Дам белән очрашты.

Маргелов әйтүенчә, ул Мәскәүнең арадашлык эшләрен уңай бәяләгән.

Русия президенты вәкиле кичә Либиянең Бингази шәһәрендә Либия оппозициясе җитәкчелеге белән очрашты.

Маргелов Либия низагында катнашучы ике тараф та аны хәрби юл белән чишеп булмый дип исәпли диде.
XS
SM
MD
LG