Accessibility links

Кайнар хәбәр

E-coli бактериясе шыттырылган ногыт борчагы белән тарала диелә


Германиядә кимендә утыз кешенең үлеменә китергән E-coli бактериясенең иң мөмкин чыганагы дип шыттырылган ногыт борчагы аталды.

Авыл хуҗалыгы министры Ильзе Эйгнер әйтүенчә, моннан ары кыяр, помидор һәм салат E.coli чыганагы булырга мөмкин дип саналмый.

Министр сүзләренчә, белгечләр авыруның шыттырылган ногыт борчагы белән таралуын ачыклаган.

Соңгы атналарда бу авыру белән өч меңнән артык кеше авырды. Күпчелеге Германиядә. Беренче авырулар 2 майда теркәлде. Соңгы көннәрдә аны йоктыручылар саны кими бара.
XS
SM
MD
LG