Accessibility links

Кайнар хәбәр

Токиода атом энергиясенә каршы демонстрация булды


Япониядәге атом электр станцияләренең берсе - "Һамаока"
Япониядәге атом электр станцияләренең берсе - "Һамаока"
Токиода үткән демонстрациядә Япония хакимиятен атом энергиясен кулланмаска таләп иттеләр.

Бүген илнең төньягында көчле җир тетрәү һәм дулкын ташкыны һәлакәтенә өч ай тулды. Ул вакытта 23 меңләп кеше үлде, дистәләрчә шәһәр һәм авыл җимерелде. “Фукусима-Дайичи” атом электр станциясенә зыян килеп нурланыш тарала башлаган иде.

Япония хөкүмәте атом электр станциясеннән көтелгәнгә караганда күбрәк нурланыш чыкканын таныды.

Япония хөкүмәте башлыгы Наото Кан бүген һәлакәттә илнең иң күп зыян килгән Ивате өлешендә булды.
XS
SM
MD
LG