Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нургалиев: Төньяк Кавказда терроризм куркынычы югары


Рәшит Нургалиев
Рәшит Нургалиев
Русия эчке эшләр министры Рәшит Нругалиев, Төньяк Кавказда терроризм куркынычы югары, кораллы сугышчылар Кабарда-Балкар һәм Дагыстанда активлаша, дип белдерде.

2011 елның биш аенда 200ләп кораллы сугышчы, шул исәптән кануни булмаган хәрби берләшмәләрнең 19 башлыгы үтерелгән. Махсус операцияләр вакытында 70тән артык кеше - хокук саклау оешмалары хезмәткәрләре һәм хәрбиләр һәлак булган.

Әлегеләр хакында Нургалиев эчке эшләр министрлыгының Төньяк Кавказ федераль бүлгесе һәм Кабарда-Балкардагы идарәләре җитәкчеләре белән үткәргән җыелышта әйтте.
XS
SM
MD
LG