Accessibility links

Кайнар хәбәр

ЦРУ башлыгы Пакстанда күзләүгә багышланган сөйләшүләрдә


Леон Панетта
Леон Панетта
Кушма Штатларның Үзәк күзләү идарәсе (ЦРУ) башлыгы Леон Панетта Пакстан хакимияте рәсмиләре белән Пакстанда американ күзләве эшчәнлегенең киләчәге турында сөйләшүләр үткәрә.

Аерым алганда, кораллы сугышчыларга каршы көрәшүче ике ил хезмәткәрләре дә кергән төркем эчендә күпмесен Кушма Штатлар күзләүчеләре тәшкил итәргә тиешлеге турында сүз бара, дип хәбәр ителә.

2 майда Исламабад янында Кушма Штатларның махсус хезмәте операциясе вакытында “Әл-Каидә” башлыгы Осама бин Ладен үтерелгәннән соң Панетта беренче тапкыр Пакстанга килде.
XS
SM
MD
LG