Accessibility links

Кайнар хәбәр

Талиблар Пакстандагы шартлауга катнашлары булмауны әйтә


Пешаварда шартлау булган урын
Пешаварда шартлау булган урын
Пакстан талиблары илнең төньяк-көнбатышында якшәмбегә каршы төндә булган ике шартлауга үзләренең катнашы булмауны әйтә. Соңгы хәбәрләргә караганда, анда 39 кеше үлгән.

Шартлаулар Пешавар шәһәрендә кеше күп йөри торган урында бер-бер артлы булган. Үлүчеләр арасында кунакханәләргә тукталганнар, кибет һәм рестораннарга килүчеләр бар.

“Тәхрик әт-Талибан” хәрәкәте вәкиле журналистларга, әлеге террор гамәлләренә талибларның катнашы юк дип, чит ил махсус хезмәтен провокациядә гаепләп, җаваплылыкны алар өстенә төшергән.

“Әл-Каидә” башлыгы Осама бин Ладен үтерелгәннән соң Пакстан талиблары, хөкүмәт биналарын һәм хәрби корылмаларны хәдәфкә алып, берничә террор гамәле оештырган иде.
XS
SM
MD
LG