Мәскәүдә оппозициянең хакимиятләр белән килешенмәгән “Ачу көне” чарасында катнашканнарның полиция утызлабын тоткарлаган.
Тоткарланучылар арасында әлеге чараны оештыручылар, “Сул фронт” хәрәкәте җитәкчеләре Сергей Удальцов һәм Константин Косякин да бар.
“Азатлык” радиосы хәбәрчесе тоткарланганнарның барсын да полиция бүлегенә алып китүләрен хәбәр итә.
Метроның “Театр” станциясе чыгышына 200ләп кеше кеше җыелган булган. Алар илдә соцаль-иктисади һәм сәяси үзгәрешләр таләбе белән Русия президенты хакимиятенә таба барырга җыенган.