Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Теләктәшлек” Русиядә “Гадел сайлау” чарасы үткәрә


Оппозициядәге “Теләктәшлек” (“Солидарность”) хәрәкәте Русиянең егермедән артык шәһәрендә “Гадел сайлау. Халык авазы” чарасы үткәрә.

Урамнарда кешеләргә “Әгәр Русия ирекле демократик гадел сәяси көндәшлектәге ил булса, сез кемне сайлар идегез?” дигән сорау бирелә.

Исемлеккә 15 оешма кергән. Алар арасында “Халык иреге фиркасе”, “Башка Русия”, “Милләтчеләр”, шулай ук Путин оештырган “Халык фронты” да бар.

Тавышлар сишәмбе көнне саналачак.
XS
SM
MD
LG