Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранда ачлык тоткан журналист үлде


Реза Хода Сабер
Реза Хода Сабер
Иран төрмәсендә ун көн буе ачлык тоткан билгеле журналист һәм хокук яклаучы Реза Хода Сабер үлде.

50 яшьлек Сабер, иминлек көчләре хокук яклаучы Халех Сәхәбине үлемгә җиткергәнгә, каршылык белдереп ачлык игълан итә. Төрмә сакчылары Сәхәбине, оппозициянең күренекле вәкилен - әтисен күмәргә чыгарган булган һәм шул ук көнне кызы да үлә.

Сабер моннан ике ел элек хөкүмәткә каршы чарларда катнашкан өчен төрмәгә ябылган иде.

2009 елның 12 июнендә Иранда президент сайлаудан соң, Мәхмүт Әхмәдиниҗадның кабат дәүләт башлыгы булуына каршылык белдергән халык күтәрелешләрен, иминлек көчләре рәхимсез рәвештә бастырган иде.
XS
SM
MD
LG