Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәһрәйндә шигырь сөйләгән хатын-кыз төрмәгә ябылган


Бәһрәйндә патша һәм хөкүмәт башлыгын тәнкыйтьләп шигырь сөйләгән 20 яшьлек хатын-кызны бер елга төрмәгә ябу карары чыгарылган.

Айят әл-Курмазины әле күптән түгел генә булган халык күтәрелешләрен тикшерү өчен оештырылган махсус “иминлек трибуналы” хөкем иткән.

Үткән көндә Бәһрәйн башкаласы Манамада ун меңләп демонстрант сәяси ирекне күбәйтү таләбе белән урманарга чыккан иде. Бәһрәйннең сөнни җитәкчелеге бу чараны рөхсәт итте.

Ике атна чамасы элек илдә хәрби хәл бетерелгән иде. Элгәре күпчелеге шигыйлар катнашкан халык күтәрелешләрендә 31 кеше үтерелде, дип хәбәр ителгән иде.
XS
SM
MD
LG