Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстандагы шартлауда өч хәрби һәлак булды


Вәзирстандагы Пакстан хәрбиләре
Вәзирстандагы Пакстан хәрбиләре
Пакстанның төньяк-көнбатышында юл кырыена күмелгән бомба шартлап өч хәрби һәлак булды.

Пакстан махсус хезмәте, әлеге шартлау Әфганстан чиге янындагы Көньяк Вәзирстан вилаятендә булган, дип хәбәр итә. Тагын өч хәрби яраланган.

Пакстандагы талибларның күпчелеге Көньяк Вәзирстанда яшеренгән иде. 2009 елның октябрендә башланган операция нәтиҗәсендә аларның саны күпкә кимеде. Әмма әлегә кадәр талиблар Пакстан хәрбиләренә каршы террор гамәлләре оештыруын дәвам итә.
XS
SM
MD
LG