Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миронов Русия думасында “Гадел Русия” фракциясен җитәкләде


Сергей Миронов
Сергей Миронов
Русия федерация шурасының элекке башлыгы Сергей Миронов Дәүләт думасында “Гадел Русия” фракциясе башлыгы итеп сайланды.

Миронов бүген Дәүләт думасы депутаты буларак беренче көн эшкә чыккан иде, аны фракция утырышында җитәкче итеп сайладылар. Элек фракция җитәкчесе булган Елена Вторыгина Миронов сайлансын өчен вазифасыннан киткән иде.

Миронов Петербур шәһәре думасы карары белән федерация шурасыннан чакырып алынды. Ул Русия парламентының югары пулатында Петербур вәкиле иде. Сәясәтченең эше “нәтиҗәле түгел” дип бәяләнде.

Миронов үзе бу карарны гадел түгел дип белдерә һәм “Бердәм Русия”нең шундый күрсәтмәсе булганлыгын әйтә.
XS
SM
MD
LG