Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Иминлек шурасының Сүрия резолюциясе көрчектә


БМО Иминлек шурасының Сүрия хакимиятләрен хөкүмәткә каршы демонстрацияләрдә катнашучыларны эзәрлекләгән өчен тәнкыйтьләгән резолюция өлгесе көрчеккә барып төртелде.

Сүрия хакимиятләренә каршы Иминлек шурасының нинди дә булса карар чыгаруына каршы булган Русия һәм Кытай вәкилләре бу документ килешенәчәк шимбә утырышында катнашмады, дип хәбәр ителә.

Британия, Франция, Германия һәм Португалия тәкъдим иткән резолюция өлгесен Кушма Штатлар хуплый.

Европа илләре Бразилия белән Көньяк Африка Республикасын әлеге өлгене якларга һәм тавыш биргәндә Русия белән Кытайны каршы чыкмаска чакыра.
XS
SM
MD
LG