Accessibility links

Кайнар хәбәр

Финляндия илчелеге Казанда виза үзәге ача


17 июньдә Мәскәүдәге Финляндия илчелеге Казанда виза үзәгендә гаризалар кабул итә башлаячак.

Финляндиядән кала үзәктә Испания, Греция, Мальта, Һолландия, Чехия, Дания, Исландия һәм Болгарстанга бару өчен дә визага документ тапшырып булачак, дип хәбәр итә илчелекнең рәсми сәхифәсе. Гаризалар Мәскәүгә җибәрелеп илчелектә каралачак.

Гадәти визалар 10 көн эчендә каралса, ашыгыч виза эшләтергә теләүчеләр документларын үзләре Мәскәүдә тапшырырга тиеш була. Виза бәясе Казанда да Мәскәүдәгечә 21 евро торачак.
XS
SM
MD
LG