Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасы машина техконтроле канунын кабул итте


Русия Дәүләт думасы өченче укылышта машиналарга техконтроль канунын кабул итте. Канунны 317 депутат хуплады, 59 депутат каршы тавыш бирде, 1 депутат тоткарланды.

Канунга күрә, техконтроль Эчке эшләр министрлыгыннан алыначак һәм коммерция үзәкләренә тапшырылачак. Яңа машиналар өч ел эчендә техконтрольгә җәлеп ителмәячәк. Техконтроль үткәч кенә автогражданлык җаваплылык иминиятләштерү (ОСАГО) килешүе төзеләчәк.

Техконтроль шартларын Русия хөкүмәте билгеләячәк.
XS
SM
MD
LG