Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай һәм Русия товар әйләнешен арттырырга килеште


Һу Цзиньтао (с) һәм Дмитрий Медведев җәмәгатьләре белән
Һу Цзиньтао (с) һәм Дмитрий Медведев җәмәгатьләре белән
2020 елга кадәр Русия һәм Кытай товар әйләнешен ике йөз миллиард долларга кадәр арттырырга килеште.

Бу хакта русия президенты Дмитрий Медведев Кытай халык республикасы рәисе Һу Цзиньтао белән сөйләшүләрдән соң әйтте. Әлегә ике ил 60 миллиард долларлык товар алмаша. Сөйләшүләр вакытында Кытай һәм Русия төрле тармакларда, аерым алганда энергетика өлкәсендә, хезмәттәшлек документлары имзалады.

Кытай башлыгының Русиягә сәфәре ике ал арасында дуслык һәм хезмәттәшлек килешүе имзалануга ун ел тулу уңаеннан уза.
XS
SM
MD
LG