Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү янында “АнтиСелигер” форумы ачылды


Мәскәү янындагы Химки урманында Гражданнар форумы “АнтиСелигер” ачылды. Полиция форум буласы урынга катнашучыларны каршылыксыз керткән һәм иминлекне саклый.

Оештыручылар 20 июньгә кадәр үтәчәк форумда меңъярымга кадәр кеше булыр дип көтә.

Форумда чыгышлар, бәхәсләр үтәчәк, күргәзмәләр оештырылачак, музыкантлар һәм әдәбиятчылар чыгыш ясаячак. Шулай ук хокук яклаучылар, блогерлар, журналистлар һәм җәмәгать эшлеклеләре дә чакырылган.

“АнтиСелигер” һәр ел саен Мәскәү Кирмәне тарафлы яшьләр җыела торган “Селигер”га каршы үткәрелә.
XS
SM
MD
LG