Accessibility links

Кайнар хәбәр

Давоста Татарстанга багышланган чара оештырырга тәкъдим ителде


Дөнья икътисад форумы президенты Клаус Шваб Давоста булачак Дөнья икътисад форумында Татарстанга багышланган махсус чара оештырырга тәкъдим итте.

Клаус Шваб бу хакта Петербурда икътисад форумы вакытында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашкан вакытта әйтте.

Шваб, Татарстан Русиянең икътисады нык үскән төбәкләренең берсе икәнен белдереп республиканың “Давос форумы гаиләсенә керүен” әйтте.

Шваб киләсе Дөнья икътисад форумы вакытында Татарстанга багышланган махсус чара оештырып анда республиканың икътисадын, сәнәгатьтәге уңышларын һәм инвестицияләр өчен яхшы шарт булуны күрсәтергә тәкъдим итте.

Очрашу вакытында 2011 елда Швабның Татарстанга сәфәре дә килешенде.
XS
SM
MD
LG