Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәмитов Петербурда эшлекле сөйләшүләр үткәрде


Рөстәм Хәмитов (с) “Лукойл” җитәкчесе Вагит Алекперов белән килешү имзалый
Рөстәм Хәмитов (с) “Лукойл” җитәкчесе Вагит Алекперов белән килешү имзалый

Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов 17 июнь көнне Петербурда узган халыкара икътисад җыенында катнашты. Анда ул КамАЗ ширкәте башлыгы Сергей Когогин белән дә очрашты.


Петербурдагы XV халыкара икътисад форумында чит илләр вәкилләре дә катнаша. Анда Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов Даниянең Русиядәге тулы хокуклы илчесе Том Рисдан Енсен белән дә аерым очрашып, эшлекле сөйләшүләр үткәрде.

Аннан соң Рөстәм Хәмитов “Лукойл” ачык акционерлар җәмгыяте җитәкчесе Вагит Алекперов белән дә эшлекле сөйләшүләр үткәрде. Бу очрашуның нәтиҗәсе үзара хезмәттәшлек турында имзаланган мөһим килешү. Бу килешү биш елга тәгаенләнгән.

Рөстәм Хәмитовның тагын бер аерым очрашуы КамАЗ ширкәте җитәкчесе Сергей Когогин белән үтте. Әлеге сөйләшү барышында үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышулар булды. Мәгълүм ки, узган елның декабрь азагында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Башкортстанга эш сәфәренә килгән иде. Ул чакта Уфада ике республика президентлары катнашлыгында Башкортстан белән Татарстан арасында төрле өлкәләрдәге хезмәттәшлек килешүе имзаланды.

Хәзер шул килешүне тәгаен эшләр белән тулыландыру гамәлләре бара. Рөстәм Хәмитовның Петербурда КамАЗ ширкәте җитәкчесе белән булган эшлекле сөйләшүләре дә үзара килешүне гамәли яссылыкка чыгару максатында үтте.

Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов июнь азагында Татарстанга җавап сәфәренә барырга тиеш иде. Әмма әле аның көннәре тәгаенләнмәгән, дип хәбәр итте президентның матбугат хезмәте вәкилләре. Бу сәфәрнең башка вакытка күчерелүе ихтималлыгы да белдерелде.
XS
SM
MD
LG