Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге Беларуска икътисад чикләүләрен арттырды


Европа Берлеге тышкы эшләр министрлары Беларус хөкүмәтенә карата икътисад чикләүләрен киңәйтте.

Беларус башлыгы Александр Лукашенко белән бәйләнештә булган өч ширкәтнең хиссәләрен туңдырды. Брюссель әлеге финанс басымы белән Минскиның Беларустагы оппозицияне эзәрлекләвен туктатырга тели.

Элгәре Европа Берлеге илдәге 188 кешегә чит илләргә баруны тыйган һәм аларның банк хисапларын туңдырган иде. Алар арасында Лукашенкога якын түрәләр һәм берничә хөкемдар да бар.
XS
SM
MD
LG