Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лебедевне азат итү үтенече кире кайтарылган


Мәскәүдәге мәхкәмә Платон Лебедевне вакытыннан элек шартлы рәвештә азат итү үтенечен адвокатларга кире кайтарган.

Элгәре Михал Ходорковскийны азат итү турындагы шундый ук үтенечнең кире кайтарылганлыгы хәбәр ителгән иде.

ЮКОС ширкәтенең элекке башлыклары Мәскәүдәге тикшерү барганда ябып тору урыныннан җәза үтәү урынына җибәрелгәнгә әлеге үтенеч анда каралырга тиеш.

Бүген Ходорковскийның әнисенә улының Карелиядәге бер колониягә җибәрелүе турында хәбәр иткәннәр.

Платон Лебедевнең әлегә төгәл кайда утыртыласы әйтелми. Мурманский өлкәсенә җибәрелер дип фаразлана.
XS
SM
MD
LG