Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Булдыксыз" дәүләтләр исемлеге бәян ителде


Дүшәмбе көнне Тынычлык фонды дөньяның иң тотрыксыз, үз ватандашлары өчен тиешле яшәү шартлары булдыра алмаган илләр рейтингын бәян итте. Беренче урында Сомали торса, иң азакта, ягъни иң уңган ил булып быел Финляндия килә.

Тынычлык фондының шушы исемлеге төрле илләрнең үзләрендәге сәяси, икътисади, социаль проблемаларын искә алып төзелә. Быел Фонд шушы еллык рейтингын җиденче мәртәбә төзеде.
1. Сомали
2. Чад
3. Судан
...
7. Әфганстан
9. Гыйрак
12. Пакстан
31. Кыргызстан
35. Иран
40. Үзбәкстан
47. Грузия
63. Азәрбайҗан
75. Төркмәнстан
82. Русия
83. Беларус
97. Сербия
107. Казакъстан
110. Украина

Анда барлыгы 177 ил тикшерелә. Иң "уңмаган", ягъни үзендә яшәү өчен иң гади генә дә яшәү шартларын булдыра алмаган ил булып инде дүртенче мәртәбә Сомали игълан ителә. Асылда анда дәүләт, гомумән, юк дияргә була – үзәк хөкүмәт эшләми, халык үз көнен үзе күрә, канун, иминлек дигән нәрсәне белми яши, илдә җинаятьчел кланнар гына идарә итә.

Гомумән, исемлек башындагы өч ил – Африкада: Сомалидән соң Чад, ә өченче булып хәзер икегә бүленеп яткан Судан килә.

Пост-совет илләреннән иң тотрыксыз дәүләт булып Кыргызстан тора: бер ел элек кенә бу ил чираттагы инкыйлабын кичерде, ул дәһшәтле милләтара суешлар белән дә билгеләнде. Русия 82-нче урынны били, аның белән чагыштырганда Беларус (83), Казакъстан (107) һәм Украинада (110) дәүләт тотрыклырак санала. Русия былтыр 71-нче урында иде, димәк, быел ул тотрыклырак ил санала.

Рейтинг төзелгәндә 12 өлкәгә караган күрсәткечләр карала. Мисал өчен, икътисади вә иҗтимагый уңышлар, илдәге сәяси тотрыклылык, халыкның иминлеге һәм сивил иреклекләр торышы бәяләнә, бу максатта йөзләгән мең төрле документ тикшерелә.

Тынычлык фонды – Вашингтонда урнашкан бәйсез тикшеренү үзәге, үз максаты итеп ул дәүләтара низакларны булдырмауны һәм сәяси вә иктисади тотрыклылыкны ныгытуны куя.
XS
SM
MD
LG