Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әсад: “Сүрия өчен борылыш чоры”


Сүрия президенты реформалар әзерли. Белгечләр, илбашы мондый тәкъдиме белән соңга калды, ди.

Президент Бәшәр әл-Әсад март аенда үзенә каршы урам җыеннары башланганнан бирле инде өченче тапкыр халыкка мөрәҗәгать итте.

Бүгенге хәлләрне ул “Сүрия өчен борылыш чоры” дип атады. "Хәзер бары тик киләчәкне уйлап эш йөртергә кирәк", диде Әсад.

Урыныннан китәргә дигән басым артканнан-арта барганда президент “киләчәкне” ничек итеп күрә соң?

Аның сүзләренә караганда, илдә “Милли диалог хакимияте” корылган. Аңа Сүрия җәмгыятенең барлык вәкилләре кергән. "Әлеге төркем үз кануннарын такмый, алар бары тик илдә барган диалогны күзәтә", ди Әсад.

Меңләгән кеше Сүриядән Төркиягә кача

Җәмгыятьнең төрле катламнары исә реформалар турында сөйләшергә тиеш булачак. Аларның беренче очрашу шушы көннәрдә үтәчәк. Төркемгә йөздән артык кеше керә. Йөздән артык кешенең очрашып киңәшләшүеннән соң реформалар проекты төзеләчәк. Проект Сүрия парламентына тапшырылып 1-2 ай эчендә расланачак. "Шуннан соң конституциягә үзгәрешләр кертергәме, аны яңадан язаргамы – билгеле булачак", диде президент.

Менә шундый бер карашка гади һәм ачык планны белгечләр тормышка ашыру тиз һәм җиңел булмас дип саный.

Беренчедән, әлеге планда бер конкрет чара турында да сүз юк. Икенчедән, хөкүмәт көчләре Сүрия шәһәрләренә бәреп кереп тыныч халыкка каршы көч куллануны дәвам иткәндә, реформалар турында сөйләшер өчен халыкны җыю авыр булачак. Өченчедән, инде берничә ай протест чараларын дәвам иткән халыкның таләбе бер генә - президент Әсадның урыныннан китүе.

Пикетчылар шулай ук сәяси тоткыннарны иреккә чыгаруны, сайлауларны ирекле һәм гадел итеп уздыруны, өч айлап дәвам иткән урам җыеннары вакытында гаскәрләрнең тыныч халыкка каршы көч куллануын тикшерүне таләп итә.

Әсад кайбер тоткыннарны иреккә чыгару мөмкинлеге турында әйтте. "Парламент сайлавын август аенда уздырып булыр. Сәяси реформалар исә сентябрьгә әзер булыр", диде Әсад.

Урам җыеннарында катнашучыларны президент өч төркемгә бүлде. "Беренчесе - чыннан да реформалар таләп итүчеләр булса, икенчесе – җинаятьчеләр һәм өченчесе - илдәге шушы башбаштаклыктан файда күрергә ашыккан радикаллар", диде Әсад.

Төркиядә Сүриядән 11 мең качак бар

Кеше хокуклары оешмалары ризасызлык чаралары вакытында 1400ләп кеше һәлак булды, 10 меңләп кеше кулга алынды дип белдерә.

11 меңләп качак күрше Төркиягә сыенды. Дипломатлар Төркиянең Әсад режимына басым ясавын көтә.

БМО Иминлек Шурасында Әсадны “вөҗдан тоткыннарын” иреккә чыгарырга, илдә интернет һәм ирекле мәгълүмат чараларын тыймаска чакырган резолюция әзерләнә. Аны Британия, Франция, Германия һәм Португалия тәкдим итте.

Русия исә бу резолюция өчен тавыш бирмәскә мөмкин. Президент Медведев бу документ Сүриядә хәрби чара башларга этәргеч була ала, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG