Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәлилгә яла ягу эше - мәхкәмәдә


Миңнәхмәт Сәхапов
Миңнәхмәт Сәхапов

“Барбаросс инкыйразы” пьесасы өчен гаепләнүче Миңнәхмәт Сәхапов эше Казан шәһәре Мәскәү районы мәхкәмәсенә тапшырылды, дип хәбәр ителә “Коммерсант” газетында.

2009 елда “Мирас” журналында басылып чыккан пьесада Муса Җәлилнең фашистик Германия юлбашчысы Адольф Һитлерны зурлавы, аңа багышлап поэма язуы турында сүзләр китерелә. Бу әдәби әсәрдә Җәлилнең Һитлерга хезмәт иткәне ачып салына.

Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова бу әсәрне әтисенә карата яла ягу дип бәяләп, Миңтимер Шәймиевкә хат язган булган.

Мәсьәләне тикшерүгә хокук саклау органнары һәм галимнәр җәлеп ителгән. Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты белгечләре әсәрдә Җәлилгә яла ягу билгеләре бар дип таныган.

“Барбаросс инкыйразы” әсәреннән өзек
Пьеса драматург Эсфир Яһүдин белән бергә язылган. Әмма бу елның 27 маенда аңа карата ачылган җинаять эше туктатыла. Тикшерүчеләр Муса Җәлил тормышына кагылган аерым фактларны Сәхапов үзе генә керткән дигән нәтиҗәгә килгән, дип хәбәр ителә “Коммерсант” газетында.

М.Сәхапов Русия федерациясе җинаять кодексының 129 маддәсенең икенче бүлеге нигезендә гаепләнә. Бу маддәгә күрә “Мәгълүмат чаралары һәм халык алдында күрсәтелә торган әсәрләрдә яла ягу” өчен ярты елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Казан шәһәре прокуроры ярдәмчесе Антон Косоруков әйтүенчә, мәхкәмәнең психиатрик комиссиясе өченче майда чыгарган нәтиҗәләргә караганда, Сәхапов үзенең фактик гамәлләрен аңлау дәрәҗәсендә түгел.

Прокуратура мәхкәмәдән гаепләнүчене мәҗбүри дәвалау турындагы карар чыгаруны сорый, дип хәбәр ителә "Коммерсант" газетында.

Миңнәхмәт Сәхаповның адвокаты Эльвира Гамирова әлеге пьесада яла ягуны күрсәтүче дәлилләр юк, дип белдерә. Аның фикеренчә, әдәби әсәр мәхкәмәдә лингвистик яктан тикшерелергә тиеш түгел.

Муса Җәлилгә яла ягу турындагы мәхкәмә эше киң җәмәгатьчелек игътибарында булачак.
XS
SM
MD
LG