Accessibility links

Кайнар хәбәр

Министрлык оппозициядәге Халык иреклеге фиркасе теркәмәде


Русиянең Юстиция министрлыгы оппозициядәге “Башбаштаклык һәм коррупциясез Русия өчен” исемле Халык иреклеге (ПАРНАС) фиркасен теркәүдән баш тартты.

Министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, теркәлү өчен тапшырылган низамнамә һәм башка документларда хаталар табылган.

Халык иреклеге фиркасен узган елның декабрь аенда оппозициядәге сәясәтчеләр Михаил Касьянов, Борис Немцов, Владимир Милов һәм Владимир Рыжков төзеде.

Партиянең 53 төбәктә бүлекчәләре, 46 меңләп әгъзасе бар, дип хәбәр ителә.

Немцов теркәмәү карарының сәяси булганын белдерде. Касьянов, хакимиятләр сайлау алдыннан үзләренә көндәшләр булдырырга теләми, диде.
XS
SM
MD
LG