АКШның ел азагына кадәр Әфганстаннан ун мең хәрбиен чыгарачагы турындагы планга Талибан ризасызлык белдерде. Үзләрен “Әфганстанның ислам әмирлеге” дип атаган төркем сугышчылары халыкара гаскәрләрне илдән кичекмәстән чыгара башлауны таләп итеп белдерү таратты. Кире очракта талиплар “кораллы сугышны көчәйтү” белән янады.
Узган төндә АКШ президенты Барак Обама Әфганстаннан гаскәр чыгару турында планын игълан итте. Аның сүзләренә караганда, илдә иминлек саклау тулысынча әфган көчләренә 2014 елга тапшырылачак. Обама быел Әфганстаннаң ун мең, 2012 елның җәенә кадәр 33 мең хәрбинең чыгарылачагы турында белдерде.
Бүгенге көндә Әфганстанда 130 меңләп халыкара хәрби бар. Аларның 90 меңнән артыгы - АКШ гаскәрләре.