Accessibility links

Кайнар хәбәр

Минскида кулга алынган 10 кеше җәзага тартылачак


Хокук яклаучылар сүзләренә караганда, кичә Беларуста узган тыныч теләктәшлек чарасы вакытында кулга алынган кешеләрнең кимендә унысы административ җәзага тартылачак.

Илнең берничә шәһәрендә инде өченче тапкыр “Социаль челтәр ярдәмендә инкыйлап” исемле чара узды. Аны оештыручылар һәр атнаның чәршәмбесендә халыкны үзәк мәйданнарга байраксыз һәм шигарсез чыгарга чакыра. Бу очракта аларны рөхсәтсез урам җыены оештыруда гаепли алмыйлар. Гадәттә халык мәйданга җыелып кул чабып тора.

Шушы чара вакытында кичә 450ләп кеше кулга алынган. Аларның яртысы башкала Минскида.

Президент Александр Лукашенка, тагын бер шундый чара була калса, эчке эшләр министрын урыныннан алачагы белән янады.
XS
SM
MD
LG