Accessibility links

Кайнар хәбәр

Йәмәндә бәрелешләрдә бер демонстрант һәлак булды


Йәмәннең Таиз шәһәрендә халык күтәрелешләре
Йәмәннең Таиз шәһәрендә халык күтәрелешләре
Йәмәннең көньягындагы Аден шәһәрендә иминлек көчләре белән демонстрантлар бәрелешендә бер кеше һәлак булды, алты кеше яраланды.

Associated Press бу хакта андагы табибларның сүзләренә нигезләнеп хәбәр итә. Узган ел үлгән 25 яшьлек егет җеназасы президент Гали Абдулла Салихның хакимияттән китүен таләп иткән демонстрациягә әверелгән, дип хәбәр ителә. Әлеге егетнең әти-әнисе үлем сәбәпләрен тикшерү таләбе белән аны күмүдән баш тарткан булган.
XS
SM
MD
LG