Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев Татарстанга вәкаләтләр бүлешүдә катнашырга тәкъдим итте


Казан – Шимбә көнне Русия президенты Дмитрий Медведев Казанда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән күзгә-күз очрашу үткәрде.

“Татар-информ” хәбәр итүенчә, очрашуда үзәк белән төбәкләр арасында вәкаләтләр бүлешү мәсьәләсе күтәрелгән. Татарстанның бу өлкәдә бай тәҗрибәсен искә алып, Медведев Миңнехановка шушы өлкәгә караган документлар әзерләүдә катнашырга тәкъдим ясаган.

Шимбә көнне Казанда Русия президенты каршындагы Физкультура һәм спорт шурасының утырышы үтте. Моңа кадәр Медведев Казаның Мирный бистәсендә үткән Сабан туенда кунак булды.

Кич белән Казан кирмәне янында барган “Тынычлык яралышы” фестиваленә кагылып, Медведев андагы халыкны сәламләп чыкты.

Русия президенты Казанга җомга көнне килгән иде. Ул Казан кирмәнендә үткән Таулы Карабах низагын чишүгә багышланган сөйләшүләрдә катнашты.
XS
SM
MD
LG