Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азәрбайҗан ягы сөйләшүләр уңмавы өчен әрмән ягын гаепли


Баку – Азәрабйҗанның тышкы эшләр министры Эльмар Мамедъяров, Казанда үткән Карабах сөйләшүләре әрмән ягының “максимализмы” аркасында көрчеккә терәлде, дип белдерде.

"Кызганычка каршы, без уртак фикергә килә алмадык, чөнки әрмән ягы, җиде ел элек башланган сөйләшү процессыннан тайпылып, Азәрбайҗаннан максималь ташламалар таләп итә", диде ул.

Шимбә көнне Әрмәнстан тышкы эшләр министры Эдвард Налбандян Казан сөйләшүләренең уңмавы өчен Азәрбайҗан ягын гаепләгән иде. Мамедъяров әрмән министрының бу белдерүен PR гамәле дип атады.

Җомга көнне Казан кирмәнендә Русия президенты арадашчылыгында үткән сөйләшүдә Азәрбайҗан һәм Әрмәнстан президентлары – Илһам Алиев белән Серж Саргсян төп принциплар мәсьәләсендә килешә алмады.

Соңгы вакытта бу ике ил арасында янә кораллы каршылык туарга мөмкин дигән борчулар арта.
XS
SM
MD
LG