Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ходорковскийга теләктәшлек белдерүчеләр тоткарланган


Мәскәү – Бүген Мәскәүдә ЮКОСның элекке җитәкчесе Михаил Ходорковскийга теләктәшлек белдерү чарасы үтте. Чарада катнашкан берничә дистә кеше тоткарланган дип хәбәр ителә.

26 июнь – Ходорковскийның туган көнендә аның тарафдарлары Мәскәүнең Арбат урамы буйлап йөреш оештырган. Активистлар үтеп баручыларга Ходорковскийның сурәте төшерелгән шарлар таратып йөргән.

Шундый ук чара бүген Петербурда да үтте.

Русия хакимиятләре Ходорковскийны салымнан качуда, хәрәмләшүдә гаепли. Мәскәү мәхкәмәсе аны 13 ел төрмәгә хөкем итте. Ходорковский үзе гаепләүләрне кире кага.
XS
SM
MD
LG