Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көрд сугышчылары һөҗүмендә төрек хәрбие һәлак булды


Төркиянең көнчыгышындагы Ван вилаятендә узган төндә булган һөҗүм нәтиҗәсендә бер төрек хәрбие үлде, өчесе яраланды. Һөҗүмне көрд сугышчылары оештырган, дип хәбәр ителә.

Төркиянең мәгълүмат чаралары, һөҗүмдә Төркиянең көньяк-көнчыгышында дистә еллар бәйсез дәүләт төзү өчен көрәш алып барган Көрд эшчеләр партиясе гаепле, дип хәбәр итте. Кораллы низаг барышында 40 меңләп кеше һәлак булды.

Партиянең төрмәдә утырган җитәкчесе Абдулла Оҗалан күптән түгел, хөкүмәт партия белән сөйләшүләр башламаса, көч куллану артачак, дип белдергән иде.
XS
SM
MD
LG