Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Теләгән кеше фотограф була ала”


Наил Зыятдинов
Наил Зыятдинов

Казанда фотографлар бик күп, ләкин иң осталары бармак белән санарлык икән. Шундыйларның берсе, татар эстрадасы җырчыларыннан “йолдыз” ясаучы Наил Зыятдинов дуслары белән Казан үзәгендә фотостудия ачкан.


Мәликә, Асылъяр, Иделия, Салават Миңнеханов кебек яшь, талантлы җырчыларны даими фотога төшереп торучы Наилнең буш вакыты юк икән: атна азагында туйлар төшерсә, атна башында үзләренең фотостудияләрендә эшли.

Наил Рөстәм улы Зыятдинов 1982 елның 20 августында Казанда туа. Бераз вакыттан соң Кайбыч районына күчәләр, анда ул урта мәктәпне тәмамлый.

Яшүсмер вакытыннан ук фотограф булырга хыяллангандыр дип уйларсыз – юк икән, хәлләр башкачарак була. Аны фото сәнгатенә бабасы җәлеп итә.

Наил Зыятдинов
Казан федераль университетның механика факультетында, ягъни мехматта 2 ел укыганнан соң, Наил армия сафларына алына.
Ир-егет үтәсе юллар аша узгач, ул иҗади тормыш рәвешен сайлый. Дизайнерлык, верстка эшләрен үзләштерә, газетларда эшли һәм шул вакытта татар эстрадасы “йолдыз”ларын фотога төшерә башлый. Беренче төшергән артисты Асылъяр була.

Ул инде 5 елга якын оста фотографлар рәтенә керә. Шуңа да әлеге өлкәдә эшләүче танышлары, дуслары да шактый. Фотографлар Марат Мусабиров һәм Алик Сәгәтов, Наилне берничә ел беләбез, "ул бик ачык кеше, эш алымнары белән дә уртаклаша", диделәр. Визажист Алла Воронова Наилне "креатив фотограф" дип атады.

Наил артистлардан тыш бик күп кызларны газета-журналлар, рекламалар өчен фотога төшерә. Фотостудиягә берсеннән-берсе чибәр егет-кызлар килә икән.

Тәҗрибәсе булмаган, яшь фотографларга нинди киңәш бирә алуы хакында сорагач, Наил бу мәсьәләдә артык баш ватмаска киңәш итте: фотоаппарат һәм фотога төшерүче һәр гаиләдә табыла. Теләк булса, барысы да була икән.

XS
SM
MD
LG