Чәршәмбе көнне Греция парламенты бюджетны кыскарту планын караячак. Аңа кадәр, сишәмбе һәм чәршәмбе көннәре һөнәр берлекләре планга ризасызлык белдереп эш ташлау чарасын уздырачак.
Бүген бу чарага чакырган ике зур игълан Афиндагы Акрополиска эленде.
Европа Берлеге саммитында Грециягә берлек һәм Халыкара валюта фондыннан 12 миллиард евролык кредит бирү турында килешенде. Әмма аның шарты итеп бюджетны кыскарту планы һәм хосусыйлаштыру программасы булырга тиеш, диелде.
Греция әлеге кредитны алмаса бөлгенлеккә төшәчәк.
Бүген Франция президенты Николя Саркози француз банкларының Греция бурычының бер өлешен түләргә ярдәм итәргә әзер булганнарын белдерде.