Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Азаплауга каршы комитет” әгъзаларына янаулар булган


“Азаплауга каршы комитет” исемле хокук яклау оешмасы үзенең Чечня һәм Түбән Новгородтагы хезмәткәрләренә янаулар булуы турында хәбәр итте.

Оешманың Түбән Новгородтагы вәкиле Ольга Садовская торган йорт янында янау һәм мыскыллау сүзләре белән язулар барлыкка килгән, аның машинасыннан дәүләт номеры урланган.

Грозныйда оешманың җирле бүлекчәсе башлыны Супьян Басханов һәм җәмәгать тикшерүләре бүлеге белгече Магомед Аламовка полиция хокук саклаучыларны тәнкыйтьләүне туктатуны таләп итеп янаган.

Басханов һәм Аламовның Грозныйда азаплау корбаннарын яклау көне уңаеннан оештырган урам җыенын полиция куып таратты.
XS
SM
MD
LG