Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франция атом ягулыгы иминлегенә миллиард евро бүлә


Франция президенты Николя Саркози, Франция яңа технологияләргә бүленгән 35 миллиард евроның бер миллиардын атом энергетикасы үсешенә бирә, дип белдерде.

Бу акчаның зур өлеше атом иминлеге проектларына тотылачак. Франция электр энергиянең 80% атом ягулыгыннан ала. Бүгенге көндә илдә дүртенче буын атом реакторлары төзелә.

Япониянең "Фукусима" атом станциясендә булган казадан соң Германия, Швейцария һәм Италия атом ягулыгыннан тулысынча баш тартачаклары турында белдергән иде.
XS
SM
MD
LG