Accessibility links

Кайнар хәбәр

Матвиенко Федерация Шурасын җитәкләргә риза


Валентина Матвиенко
Валентина Матвиенко
Петербур губернаторы Валентина Матвиенко Федерация Шурасына сайланып, аны җитәкләргә ризалыгын бирде.

Бу хакта президент Дмитрий Медведевның губернатор белән очрашуыннан соң президентның матбугат вәкиле Наталья Тимакова хәбәр итте.

Медведев Матвиенконың Федерация Шурасы рәисе булу ихтималын хуплаган һәм аңа сенаторлар белән очрашырга киңәш иткән.

Матвиенконы шура җитәкчесе урынына узган атнада Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов тәкъдим итте. Шураның элекке рәисе Сергей Мироновны Петербур канун чыгару шурасы депутатлары бу урыннан чакыртып алды.
XS
SM
MD
LG