Accessibility links

Кайнар хәбәр

Екатеринбур Сабан туе планетасын әзерли


Узган ел федераль Сабан туе Ижауда үткән иде
Узган ел федераль Сабан туе Ижауда үткән иде

Екатеринбур федераль Сабан туена әзерләнә. Көрәшчеләр инде Русиянең бар төбәкләреннән килергә теләк белдергән. Чөнки бүләккә чит ил машинасы бирелер дип көтелә.


Екатеринбурда Сабан туен оештыручыларның берсе Фәвия Сафиуллина әйтүенчә, бәйрәмгә әзерлек инде ярты елдан артык бара. Барлык оештыру эшләре Татарстан белән бергәлектә эшләнә. Аеруча да Русия төбәкләреннән кунакларны каршы алуга зур игътибар бирелә. Аның өчен махсус төркемнәр төзелгән.

Быелгы Сабан туен Габдулла Тукайның тууына 125 ел һәм беренче кешенең галәмгә очуына 50 ел булуга багышлана. Һәм шул нисбәттән тамаша Сабан туе планетасы белән башланып китәчәк. Анда барлыгы 400ләп кеше катнашырга тиеш.

Түбән Кама осталары исә Сабан туеның чын асылын күрсәткән тамаша әзерләгән. Ул үзенә чәчү мәйданын, кызлар һәм егетләрнең бергәләп эшләвен, бүләкләр җыюны истә тота.

Бәйрәмдә Татарстан, Башкортстан һәм Свердлау өлкәсе җитәкчеләре килүе көтелә. Һәм шуңа тәртип өчен беренче сәгатьтә кешеләрне чакыру билетлары белән генә кертәчәкләр. Әлбәттә, бу кайбер җирле халыкта канәгатьсезлек тә уяткан. Сабан туена керү түләүле икән дигән сүзләр таралган. Сафиуллина моның дөреслеккә туры килмәвен әйтә.

“Бу беренче сәгатькә генә. Ачылыш вакытында Сабан туеның башка мәйданнары бик актив эшләячәк. Сәгать 12дән соң төп мәйдан, андагы концертлар, көрәшне карап була”, ди ул.

Көрәш дигәннән, быел да анда катнашырга теләүчеләр Русиянең бар төбәкләреннән мөрәҗәгать итә икән. Татарстанның мәдәният министры баш батырга тәкә һәм чит ил машинасы вәгъдә иткән.

“Тәкәнең бик саллысын - 70 килолысын алып киләбез диделәр. Көрәш бик кызыклы булыр дип уйлыйбыз”, ди Фәвия ханым.

Федераль Сабан туенда көтеләчәк башка яңалыклар турында Фәвия Сафиуллина белән әңгәмәдән тыңлагыз.

Свердлау Сабан туе планетасын әзерли
Екатеринбур Сабан туе планетасын әзерли
please wait

No media source currently available

0:00 0:10:27 0:00
йөкләү
XS
SM
MD
LG