Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британия пенсия реформасына каршы 24 сәгатькә эш ташлады


Британиянең дәүләт хезмәте пенсия реформасына каршылык белдереп бер тәүлеккә эш ташлау чарасын игълан итте. Реформа пенсиягә чыгу вакытын кичектерү һәм пенсия фондларына акчаны арттыруны күздә тота.

Хөкүмәт әлеге үзгәрешләр бүгенге көндә бюджетта булган 10% дефицитны киметәчәк, дип белдерде. Әмма чарада катнашучылар моның белән риза түгел.

“Бу дефицитны без тудырмадык. Аны тудырган кешеләр үзләренең салымнарын киметә. Бер үк вакытта безнең пенсияләр кимегәннән кими бара,” диде укытучы Эндрю Бэсли.

Бүген ил буйлап мәктәпләр, һава аланнарында таможня һәм чик буе хезмәтләре эшләми, очкычлар очмый.
XS
SM
MD
LG